Сорокиннар гаиләсе Алтын туйларын билгеләп үтте

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Николай белән Лилия мәктәптә бергә укыганнар. Армия хезмәтеннән соң Николай Казан университетына укырга керә, ә Лилия мәктәпне тәмамлап комсомол юлламасы буенча төньякка китә, аннары кире кайтып эшкә урнаша. Яшьләр очраша башлыйлар.Тиздән аларның дуслыгы мәхәббәткә әверелә.
       Туй мәҗлесе Тәтеш районының Зур Шемякино авылында 1966 елның 29 нчы январенда кышкы каникуллар вакытында уза. Сорокиннар 2 кыз, 1 ул тәрбияләп үстерәләр.

Агымдагы елның мартында бәхетле гаилә Алтын туйларын билгеләп үтте.

Лилия Николаевна - Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе. Ул "Казаньоргсинтез" комсомол төзелешендә эшләгән.

Николай Михайлович "Советская Татария" газетасында бүлек мөдире булып эшләгән. Параллель рәвештә "Сувар" газетасына нигез салган һәм биш ел җитәкчелек иткән. РФ һәм Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре. 9 китап, "Вера древнего народа” документаль фильмы авторы. Казанның Зур Кызыл урамында Параскева Пятница православия чиркәвен ачучы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International