2016 елның 14 апрелендә Буа муниципаль ГХАТ бүлегендә 10 сыйныф укучылары белән “Гаилә минем киләчәгем” дигән әнгәмә утырыш кичәсе узды. Әнгәмәдә ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Радик кызы Шагалиева, 2015 елның ГХАТ эшчәнлеге турында сөйләде. “Семьеведение” курсы укытучысы Рәисә Җәүдәт кызы Нуруллаева балалар белән тренинг уздырды. Утырыш кичәсе бик күңелле үтте, укычылар күңеленә хуш килде.
8 пар гаиләне саклап калу өстендә эшләргә булдылар. Нәкъ менә эшләргә. Чөнки гаилә тормышы, никах – ул эш. Гаилә бәхете хакына эш ул. Кайбер очракларда аерылышу ансатрактыр да. Без парларны уйлабрак эш итәргә чакырабыз. Сез нәрсәгә омтыласыз? Киләчәгегезне ничек күзалыйсыз? Үз өстегездә эшләгез, игътибарлы һәм кайгыртучан булыгыз. Мондый очрашулар һәр чәршәмбедә була. Алдан язылу тел. 222-90-83 (тон режимы клавишасы 4) Бәхетле гаилә тормышы телибез!
2016 елнын 14 апрелендә "Яшь гаилә" мәктәбе кысаларында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә булачак яшь гаилә парлары белән очрашу узды.
31 майдан 1 июньгә хәтле Пермь шәһәрендә “Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2016” округ Фестиваль-конкурсы узачак. Татарстан Республикасын Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Хабиевлар гаиләсе тәкъдим итәчәк.
2016 елның 14 апрелендә Казан шәһәрендә ГТРК “КОРСТОН”да Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов һәм Татарстанның Премьер министры Ильдар Халиков катнашында “Благотворитель 2015 года” исемен яулау өчен үткәрелгән Республика конкурсында җиңүчеләрне тантаналы төстә бүләкләү үткәрелде.
Әлеге чарада Тәтеш районы Богдашкино авылында яшәүче, 5 кечкенә бала тәрбияләп үстерүче, күп балалы Торгошовлар гаиләсе дә катнашты.
Ютазы районы Кәрәкәшле авылында яшәүче Розания һәм Дамир Мухамадиевлар әти-әни назыннан мәхрүм калган өч сабыйны үз канатлары астына алган олы йөрәкле кешеләр. Алар “Ел хәйриячесе-2015” республика бәйгесендә катнаштылар һәм кыйммәтле бүләкләр һәм акча сертификатына лаек булдылар.
2016 елның 14 нче апрелендә никахлашу Сараенда 1000 нче булып туган баланың исем кушу тантасы узды.
«Юбилейлы» сабый малай булды, ул Василий һәм Анастасия Каменьщиковлар гаиләсендә туды. Бәхетле әти-әниләр улларына Кирилл исемен бирделәр, грек теленнән тәрҗемә иткәндә, ул көчле дигәнне аңлата.
14 нче апрель көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре район Советы һәм Башкарма комитеты “Мамадыш зажигает звезды”дип исемләнгән йомгаклау концертында катнашты.
Концертта район Советы һәм Башкарма комитетының хезмәткәрләре генә түгел, бүлек җитәкчеләре, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, район башлыгы урынбасарлары башкарган җырлар, театр-постановкалар, биюләр урын алды.
Зәйнәб Зиятдин кызы Ситдиковага 95 яшь тулды. Әһәмиятле вакыйга белән котларга район вәкиле җитәкчесе, туганнары, мәктәп балалары килде.
– Иң мөһиме тыныч күк – дип әйтә Зәйнәб Зиятдин кызы. - Ә вакытлыча булган авырлыкларны кичерергә була.
Казанның “Корстон” комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Ел хәйриячесе-2015” республика конкурсына йомгак ясалды. 6 номинация буенча 70 җиңүче бүләкләнде.Биредә безнең районнан да вәкилләр катнашты. «ИСК «Тандем» җәмгыяте җитәкчесе Шамил Зарифов, “Кызыл юл” хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин, “Волонтер” оешмасы кураторы Эльвира Әхмадуллина “Ел хәйриячесе-2015” республика конкурсының төрле номинацияләрендә җиңүче булып танылды. Чарага шулай ук Зур Лызи авылыннан күп балалы Анна һәм Владимир Филиповлар гаиләсе дә чакырулы иде. Шунысы аерым игътибарга лаек, Филиповлар чарада республика җитәкчелеге белән бер табын артында утырган бердәнбер гаилә булган.