2016 елның 14 нче апрелендә никахлашу Сараенда 1000 нче булып туган баланың исем кушу тантасы узды.
«Юбилейлы» сабый малай булды, ул Василий һәм Анастасия Каменьщиковлар гаиләсендә туды. Бәхетле әти-әниләр улларына Кирилл исемен бирделәр, грек теленнән тәрҗемә иткәндә, ул көчле дигәнне аңлата.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре Каменьщиковлар гаиләсенә сабыйның беренче дәүләт документын – туу турында таныклыгын тапшырдылар. Якыннары, туганнары һәм әби-бабайлары каршында Кирилл тантаналы рәвештә Рәсәй Федерациясе гражданы дип игълан ителде.
ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина яшьләрне бәхетле вакыйгалары белән чын күңеленнән тәбрик итте һәм аңа әти-әниләренә ышанычлы терәк, таяныч булырга исән-сау булып үсәргә теләде һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин исеменнән котлау хатын тапшырды.