Балтач районының Филиповлар гаиләсе Президент белән очрашуда

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Казанның “Корстон” комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Ел хәйриячесе-2015” республика конкурсына йомгак ясалды. 6 номинация буенча 70 җиңүче бүләкләнде.Биредә безнең районнан да вәкилләр катнашты. «ИСК «Тандем» җәмгыяте җитәкчесе Шамил Зарифов, “Кызыл юл” хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин, “Волонтер” оешмасы кураторы Эльвира Әхмадуллина “Ел хәйриячесе-2015” республика конкурсының төрле номинацияләрендә җиңүче булып танылды. Чарага шулай ук Зур Лызи авылыннан күп балалы Анна һәм Владимир Филиповлар гаиләсе дә чакырулы иде. Шунысы аерым игътибарга лаек, Филиповлар чарада республика җитәкчелеге белән бер табын артында утырган бердәнбер гаилә булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International