Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Рәссәйдә билгеләп үтелгән Халыкара әниләр көне уңаеннан, Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “Сөйкемле әнигә хат” акциясе старт алды.
"Яшь парлар" бәйрәм тантанасына бик дулкынланып, кулга-кул тотонышып килделәр – «кыз» ак күлмәктән, «егет» купшы озын кара пиджактан. Еллар аларны үзгәртмәгән дә диярсең, шул ук ягымлы караш, күзләрдә шул ук яшьлек чаткысы, бары тик бу хисләргә бай тормыш тәҗрибәсе hәм зирәклек кенә өстәлгән.
24 ноябрьдә Алабуга ЗАГС бүлегендә 1000 нче баланың дөньга килүе теркәлде. Таныклыкны әти-әнигә тантаналы шартларда тапшырдылар.
«Шәһәр тибындагы Актүбә бистәсе» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының алып баручы белгече Шагидуллина Лилия әзерләгән, әниләр көненә багышланган чарада, 3-нче номерлы урта мәктәпнең 8-10 сыйныф укучылары актив катнашты.Чара Азнакай районы Актүбә бистәсенең ГХАТ залында үтте. Лилия Ирхатовна өлкән сыйныф укучыларын гражданлык хәле актлары белән таныштырды, гаилә коруда никах теркәүнең әһәмияте турында сөйләде.
2016 елның 24 ноябрендә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификаты һәм таныклыклар тапшыру мероприятиясе үткәрелде.
Шунысы игътибарга лаек, бәйрәм Бөтенроссия «Әниләр Көне » һәм «Мәрхәмәтле йөрәк-җылы куллар» дигән акция кысаларында уздырылды. Бәйрәмнең үзәгендә күп балалы гаиләләр, бәхетле ата-аналар үзләренең яңа туган бәләкәчләре белән, яшь әниләр мәктәп яшендәге балалары белән катнаштылар.
2016 елның 24 ноябрь көнендә Түбән Кама районы Сухрау авылында Аналар көненә багышланган тантаналы чара узды.
2016 елның 24 ноябрендә ЗАГС начальнигы Гусманова Лилия Саим кызы Әгерҗе шәһәре 1 нче гимназиясенең 9 сыйныф укучылары белән “Гаилә тормышын алып бару“ дигән темага дәрес үткәрде . Укучылар документларны алып бару тәртибе белән таныштылар , Эгерҗе районында туган балаларга туу турындагы актта үзләре турындагы язуны күрү мөмкинлеге туды . Алар бик кызыксынып Әгерҗе шәһәренең ЗАГС бүлеге эшчәнлеге турында тыңладылар һәм киләчәктә яшь парларның язылышуын рәсмиләштерү танатанасында катнашырга теләк белдерделәр.
Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә игезәк пар балалар туу теркәлде.
Һәр елны Әниләр бәйрәме уңаеннан хатын –кызларга балалары һәм якыннары котлау сүзләрен җиткерә. Әниләргә итагатьле, игътибарлы булу һәркемнең изге бурычы.
2016 елның 24 нче ноябрьендә Баулы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә туу таныклыклары һәм ана капиталына сертификатлар тапшырылды.