Гаиләдә бала туу олы бәхет алып килә. Ә кайвакыт бу бәхет килә икеләтә.
Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә игезәк пар балалар туу теркәлде. Әле узган елны гына Сергей белән Диляра Потаповлар гомерлеккә бергә булу теләге белән гаилә корып җибәрделәр. Ә бүген без бу гаиләне олы шатлыклары игезәк уллары туу белән тәбрик итәбез. Сергей белән Диляра улларына матур, батыр исемнәр бүләк иттеләр: Арсентий һәм Мирослав.
Әле генә Әти-Әни исеменә лаек булган парларыбызга бүген без саулык телик. Уллары бары тик сөендереп, бәхет кенә китереп торсыннар.