“Гаилә тормышын алып бару"

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

2016 елның   24 ноябрендә  ЗАГС начальнигы   Гусманова Лилия  Саим кызы Әгерҗе шәһәре 1 нче гимназиясенең  9 сыйныф укучылары белән  “Гаилә тормышын  алып бару“ дигән темага дәрес үткәрде . Укучылар  документларны алып бару тәртибе белән    таныштылар  , Эгерҗе районында туган балаларга  туу турындагы актта   үзләре турындагы  язуны  күрү   мөмкинлеге туды . Алар бик кызыксынып Әгерҗе шәһәренең  ЗАГС бүлеге эшчәнлеге турында тыңладылар һәм  киләчәктә яшь парларның  язылышуын  рәсмиләштерү  танатанасында   катнашырга  теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International