Түбән Кама муниципаль районы Сухрау авыл җирлегендә Әниләр көне.

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

     2016 елның 24 ноябрь көнендә Түбән Кама районы Сухрау авылында Аналар көненә  багышланган тантаналы чара узды.

      Бәйрәм өстәле артына әниләр генә түгел, аларның туганнары, якыннары, дуслары җыелды. Кунаклар өчен вокаль һәм иҗади коллективлар башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады.

      Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, Түбән Кама ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина, Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Альфред Нигъмәтҗанов әниләрне матур бәйрәм белән котладылар.

     Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов котлау чыгышын ясаганда: “ 2016 елда Түбән Камада 150 меңенче бала туса, Сухрау авыл җирлегендә 15 сабый туды” - дип ассызыклады. Әлеге сан авыл җирлеге өчен вакыйга.

      Барлык килгән әниләргә котлау хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International