2016 елның 24 ноябрендә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификаты һәм таныклыклар тапшыру мероприятиясе үткәрелде.
Шунысы игътибарга лаек, бәйрәм Бөтенроссия «Әниләр Көне » һәм «Мәрхәмәтле йөрәк-җылы куллар» дигән акция кысаларында уздырылды. Бәйрәмнең үзәгендә күп балалы гаиләләр, бәхетле ата-аналар үзләренең яңа туган бәләкәчләре белән, яшь әниләр мәктәп яшендәге балалары белән катнаштылар. Бәйрәмдә ЗАГС Идарәсе җитәкчесе Амирова Г. Р, Пенсия фонды җитәкчесе Якупова Ф. А, Әлмәт филиалының Кама коммерция банкы директоры урынбасары Шәйдуллина А. Ж, Әлмәт филиалының "Акибанк" директоры урынбасары Гамирова Э. В. катнаштылар.
Бәхетле гаиләләр ана (гаилә) капиталы сертификатына ия булдылар һәм яшь ата-аналар дәүләт ярдәме чаралары белән файдалана алачаклар. Яшь әниләр һәм әтиләр үзлренең бәбиләренә беренче документларын – туу турында таныклык алдылар. Гаиләләргә шулай ук бәйрәмдә документлар һәм искиткеч бүләкләр тапшырылды.