Районда 14 яше тулган егет-кызларга паспортларны тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә керде. 25 ноябрьдә үткән чираттагы тантанага октябрь аенда туган көннәрен билгеләп узган яшүсмерләр чакырылды.
Халыкара Әниләр көне алдыннан Балык Бистәсе районында тантаналы рәвештә Данир исемле малайны бабалар тудыру йортыннан алып чыктык.
25 ноябрьдә район мәдәният йортында Әниләр Көненә багышланган "Ана мәхәббәте белән дөнья матур" исемле бәйрәм кичәсе узды. Һәр кеше өчен иң җылы һәм мөһим сүз дөньяда - ул әни. Бу сүздән бөтен дөнья башлана да. Әни – ул тормыш башы, гаилә учагын һәм мәхәббәтне саклаучы. Шуңа да бу көнне, әни булырга бәхете тигән, барлык хатын-кызлар өчен котлаулар яңгырады да.
Әниләр көне алдыннан Татарстан Республикасы Республикасы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенд, тантаналы рәвештә ана(гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды. Чара әниләр көненә багышланган. Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә, 1998 елның 10 гыйнварендә, Әниләр көне бәйрәме расланды – бу бәйрәм ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Шатлык, матурлык, наз, зирәклек - боларны барысын да безгә әниләр бүләк итә.
Ютазы районы Уруссу бистәсендә яшәүче Вәсим ага һәм Әнисә апа Садыковлар 50 ел бергә гомер сукмагыннан атлап баралар. Аларның бу зур юбилейларын туганнары зурлап билгеләп уздылар. Юбилярларны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.
2016 елның 25 ноябрендә Әгерҗе шәһәрендә 35 ел бергә гомер кичерүче парлар Сергей Евгеньевич һәм Алевтина Викторовна Киселевларны хөрмәтләү тантанасы булып узды. Юбилярларны Әгерҗе район башкарма комитеты җитәкчесе Авдеев А.С. кайнар котлады , аларга Рәхмәт хаты һәм истәлекле буләкләр тапшырды .Тантанада шулай ук массакуләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре дэ катнашты.
Актаныш районы Карт авылыннан сугыш ветераны Даутов Әмир Даут улы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды. Котлауларга авыл башлыгы Р.Харисов та кушылды.
Чираттагы гаилә белеме дәресе Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Әниләр көне алдыннан узды. Бүлек хезмәткәрләре Бөгелмә һөнәри-педагогия көллияте студентларын үзләренең эш үзенчәлекләре белән таныштырды, алар белән гаилә, гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр һәм күркәм бәйрәм уңаеннан флешмоб оештырдылар.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Әниләр көне алдыннан Пенсия фонды идарәсе белән берлектә ана капиталы сертификатларын тапшырды. Әлеге чара 25 ноябрь көнне Тантаналар залында узды. Тугыз гаилә матди ярдәм булган ана сертификатына ия булды.
Бәйрәмгә күптән түгел генә беренче балалары туган Юнысовлар гаиләсе чакырылды .