Апас яшьләре паспорт алды

2016 елның 26 ноябре, шимбә

Районда 14 яше тулган егет-кызларга паспортларны тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә керде. 25 ноябрьдә үткән чираттагы тантанага октябрь аенда туган көннәрен билгеләп узган яшүсмерләр чакырылды. Район хакимияте, Апас туган якны өйрәнү музее, ЗАГС бүлеге, район эчке эшләр бүлегенең миграция пункты оештырган бу матур һәм истәлекле кичә Әниләр көненә багышланды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре иң матур җырларын яңгыраттылар. Балалар да, аларның якыннары да олы рәхмәт хисләрен җиткереп таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International