"Ана мәхәббәте белән дөнья матур"

2016 елның 25 ноябре, җомга

      25 ноябрьдә район мәдәният йортында Әниләр Көненә багышланган "Ана мәхәббәте  белән дөнья матур" исемле бәйрәм кичәсе узды. Һәр кеше өчен иң җылы һәм мөһим сүз дөньяда - ул әни. Бу сүздән бөтен дөнья башлана да. Әни – ул тормыш башы, гаилә учагын һәм мәхәббәтне саклаучы. Шуңа да бу көнне, әни булырга бәхете тигән, барлык хатын-кызлар өчен котлаулар яңгырады да.

       Бәйрәм концерты, һәр кеше тормышында әни нинди урын алган,  сәхнәләштерелгән тамаша белән башланды. Әни –  дөндагы иң якын кеше. Күпме мәгънә салынган бу сүзгә... Иң мөһиме шул - бу тормыш өчен без Әнигә бурычлы. Бу көнне безнең әниләребез өчен иң җылы һәм ихлас сүзләр, ярату һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Килди авылында яшәүче, биш бала  табып тәрбияләп үстергән, күп бала анасы Наталья Михайловна Никифорова Махсус рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде,  һәм " Ана даны" медале белән бүләкләнде. Әлеге чарада шулай ук  ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International