Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Тыңлап бишек моңнарыңны,
Елавым басылган бит.
Телем дә минем иң әүвәл
“Әннә” дип ачылган бит.
Әниләр көне алдыннан Татарстан Республикасы Республикасы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенд, тантаналы рәвештә ана(гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды. Чара әниләр көненә багышланган. Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә, 1998 елның 10 гыйнварендә, Әниләр көне бәйрәме расланды – бу бәйрәм ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Шатлык, матурлык, наз, зирәклек - боларны барысын да безгә әниләр бүләк итә.
Ике һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә Россия Федераөиясе хөкүмәте тарафыннан булдырылган махсус программа ярдәмгә килә. Аның бер өлеше булып ана (гаилә) капиталы тора.
Киләсе Әниләр көне уңаеннан - ун Яшел Үзән гаиләләренә тантаналы рәвештә ГХАТ бүлегендә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды.
Катнашучылар гаиләләрен аларның тормыш бик тә әһәмиятле вакыйга белән, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Сабурский Алексей Вячеслав улы һәм Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Яковлева Мәрьям Николай кызы котладылар.
"Хөрмәтле әти-әниләр, - дип мөрәҗәгать итте бәхетле сертификат ияләренә Сабурский Алексей Вячеслав улы – электән гаилә терәк, ышанычлылык һәм тотрыклылыкны билгеләп килә! Һәм бүген бик күңелле сезнең гаиләләрдә сабый туу белән котларга! Бу матур көнне барчагызга да, Сезгә һәм Сезнең балаларга, уңышлар телисе килә. Сезнең гаиләләрдә сәламәтлек, мәхәббәт һәм татулык булсын!"
Чын күңелдән яшь ата-аналаргны ана капиталын алулары һәм якынлашып килүче бәйрәм белән " ГХАТ Бүлеге начальнигы Яковлева Мәрьям Николай кызы котлады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Моннан тыш, ана(гаилә) капиталы акчаларын тоту юнәлешләре турында гаиләләргә сөйләделәр. Статистика буенча, күпчелек гаиләләрдә ана капиталын торак шартларын яхшыртуга кулланалар, 2016 елда ана (гаилә) капиталы күләме- 453 026 сум, тәшкил итә. Ана капиталы сертификаты хуҗалары, 2016 елда ана капиталы акчаларыннан бер тапкыр бирелә торган түләү, 25 мең сумм акча белән файдалана алалар. Акча белән түбәндәге юнәлешләр буенча файдаланырга мөмкин: үзләренең торак шартларын яхшырту, белем бирергә балага, йә әниләр пенсиянә кертергә.
Тантаналы чара бу бәйрәм мизгелләрен истә калдырөчы гомуми фото белән тәмамланды.