Яратудан гына җиргә бәхетле бала туа

2016 елның 25 ноябре, җомга

Халыкара Әниләр көне алдыннан Балык Бистәсе районында тантаналы рәвештә Данир исемле малайны бабалар тудыру йортыннан алып чыктык.

Коллегабыз - халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил кызы өченче тапкыр Әни булды.

Алифнур белән Айгөл Вафиннар гаиләсендә ике кыздан соң, көтеп алынган малай туды.

Бүген сөенечләре белән бүлешер өчен Алифнур белән Айгөлнең иң якын кешеләре – әти-әниләре һәм туганнары килде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина да тантаналы мәҗлестә теләп катнашты. Алифнур белән Айгөлне бәхетле көннәре белән тәбрикләп, Данир исемле кечкенә малайга дәүләт тарафыннан бирелә торган тәүге документ – туу турында таныклык тапшырды.

Яратудан гына җиргә бәхетле бала туа! Мондый бәхетле мизгелләр күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International