«Шәһәр тибындагы Актүбә бистәсе» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының алып баручы белгече Шагидуллина Лилия әзерләгән, әниләр көненә багышланган чарада, 3-нче номерлы урта мәктәпнең 8-10 сыйныф укучылары актив катнашты.Чара Азнакай районы Актүбә бистәсенең ГХАТ залында үтте. Лилия Ирхатовна өлкән сыйныф укучыларын гражданлык хәле актлары белән таныштырды, гаилә коруда никах теркәүнең әһәмияте турында сөйләде. Гаилә темасы - ананын семьядагы роле, балаларның үз әниләренә карата мөнәсәбәте турында сөйләшүгә күчте. Программа әниләргә кагылышлы төрле конкурслар белән төрләндереп барылды: әниләр көне кайсы илләрдә, кайчан, ничек үткәрәләр; «Әни» сүзен дөньяның төрле почмакларында төрле телләрдә ничек дип әйтәләр.Укучылар арасында әниләр турында мәкаль һәм әйтемнәр буенча сынау булды. Алар гаилә йолаларын да искә төшерделәр. Чараны уткәрүдә 3-нче номерлы урта мәктәп мөгаллиме – жюри әгъзасы Жирина А.С. зур ярдәм күрсәтте һәм чыгыш ясады. Кичә ахырында, өлкән сыйныф укучыларына анкеталар таратылды.
Очрашу бик күңелле һәм файдалы булып узды.