"Яшь парлар" бәйрәм тантанасына бик дулкынланып, кулга-кул тотонышып килделәр – «кыз» ак күлмәктән, «егет» купшы озын кара пиджактан. Еллар аларны үзгәртмәгән дә диярсең, шул ук ягымлы караш, күзләрдә шул ук яшьлек чаткысы, бары тик бу хисләргә бай тормыш тәҗрибәсе hәм зирәклек кенә өстәлгән.
Роза Касимовна һәм Петр Павлович – шәhәрдә бик хөрмәтле кешеләр. Гаилә башлап Менделеев районының башлангыч чорында җитәкче эшләрендә эшләгән П. Федоровнын актив эшчәнлегенең юлдашлары – үз-үзенәталәпчәнлеге, җаваплыгы, принципиаль булу.
Роза Касимовнага педагог булу ходайдан күрәсең, ул гомере буе Менделеев шәhәренең 1 нче мәктәбендә эшләгән. Рамил Дәүләтшин мәхәббәт турында күңелләрне кузгатырлык җыр белән бәйрәм чарасын башлап җибәргәндә, Роза Касимовна горурлык хисе белән: «Минем чыгарылыш сыйныф укучысы!»- диде.
Бу көнне залда булган барысы да: район башлыгының урынбасары Ләйсән Галеева, педагогик хезмәткәрләренең профсоюз рәисе Надежда Абрамова, химия заводының вәкилләре Татьяна Митшина hәм Ольга Миниахметова, «Шаян» ансамбле җитәкчесе Накыя Насифуллина, 1 нче мәктәптән укытучы коллегалары, туганнары Федоровлар күрсәткән ярдәм hәм файдалы киңәшләрне искә алдылар.
Уллары Альберт hәм кызлары Светлана, киленнәре hәм кияүләре, оныкларының hәм сөйкемле оныкчыкларының тәбрикләве бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле булды.
«Без сезне чиксез яратабыз hәм сезнең белән горурланабыз» - диделәр алар.
Тәбиркләүләрдән сон юбилярлар йөзек алыштылар, мәхәббәт вальсында бөтерелделәр hәм барысына да шушы гүзәл бәйрәм өчен рәхмәтләрен белдерделәр.