Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Рәссәйдә билгеләп үтелгән Халыкара әниләр көне уңаеннан, Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “Сөйкемле әнигә хат” акциясе старт алды.
ГХАТ Идарәсенең баш белгече Гөлназ Андриянова перинаталь үзәге бинасында һәм никахлашу сараенда туу турында таныклык әзерләгәндә, бәхетле әниләрне истәлекле вакыйга белән котлап, сәламәтлек, яхшы кәеф теләп, ГХАТ Идарәсе исеменнән тантаналы рәвештә котлау хатлары тапшыра.