ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2016 ел
шимбә

Ольга Калашникова  җитәкчелегендә республика дәүләт һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү учрежденияләре хезмәткәрләре профсоюз комитеты пленумы  үтте. Утырышта ГХАТ бүлеге мөдире Гөлшат Евлахина катнашты. Киңәшмәдә профсоюз эшчәнлеге турында отчет бирелде. Биредә шулай ук профсоюз активистлары һәм иң яхшы социаль партнерлар да бүләкләнде.

Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 20 декабрь көнне үзара тәҗрибә уртаклашу буенча очрашу узды. Ак-ак Никахлашу сараеның кунаклары булып Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге һәм Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре килде.

2016 елның 24 декабрь көнендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында Соболевлар гаиләсенең көмеш юбилей тантанасы узды.

2016 елның 24 декабрь көнендә Никахлашу Сараеның төп залында Власовлар гаиләсенең “Алтын туй” тантанасы үтте.

Әтнә муниципаль районы Мамыш авылында яшәүче Габдрахманова Марзия Шәйхетдин кызына 24 декабрь көнне 90 яшь тулды. Габдрахманова Марзия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Яңа Шашы авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Марзия Шайхетдинованың бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.


23
декабрь, 2016 ел
җомга

Гашыйклар өчен туй көнен билгеләү һәрвакыт бик мөһим һәм дулкынландыргыч вакыйга. Чөнки нәкъ шушы дата аларның гомер буена билгеләп үтеләчәк көннәренә әвереләчәк. Бик күпләр никах рәсмиләштерү көнен матур датага туры китерергә тырышалар. http://uslugi.tatarstan.ru Татарстан электрон хезмәтләр порталының ГХАТ бүлегендә инде хәзердән үк 2017 елга туй көнен һәм вакытын билгеләп була.

17 бәхетле әни пенсия фонды җитәкчесе Шамил Хәсәнов һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина  кулыннан  документ алдылар.

2017 нче елга әлеге яшьүсмерләр дәүләтебезнең чын гражданнары булып аяк басачаклар.

Азнакай шәһәренең ЗАГС бүлегендә оештырылган «Пар канатлар» исемле клубында чираттагы очрашу, «ялгыз йөрәкләр» өчен «Юбилей» исеме астында булып узды. Яңа ел алдыннан  һәм клубның 1 яшь тулган уңаеннан оештырылган бу очрашуда һәркем диярлек узенең бала чагына кайтты: Кыш бабай һәм  Кар кызы белән рәхәтләнеп биеп, жырлап, шигырь сөйләп, күңел ачтылар.

Түбән Каманың ЗАГС идарәсендә “Гаилә бәхетенең муенсасы” дигән акция тәмамланды

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International