2016 елның 23 декабрь көнендә ЗАГС идарәсендә яшьләр өчен үткәрелгән “ Гаилә бәхетенең муенсасы“ дигән традицион акция тәмамланды.
Соңгы “мәххәбәт бизәген” муенса җебенә яшь парлар Анна һәм Айдар Гилеевлар кидерде.
Барлык катнашучыларның уртак иҗади эше чын сәнгать әйбере булып чыкты .Уникаль шедевр 72 төрле төстәге ташлар, ракушкалар һәм пыяла бизәкләр белән бизәлгән. Хәзерге көндә әлеге муенса Никахлашу сараеның яңа ел чыршысын бизи.
Исегезгә төшерәбез, акция беренче тапкыр эшли башлауы 2012 елда булды.