Азнакай шәһәренең ЗАГС бүлегендә оештырылган «Пар канатлар» исемле клубында чираттагы очрашу, «ялгыз йөрәкләр» өчен «Юбилей» исеме астында булып узды. Яңа ел алдыннан һәм клубның 1 яшь тулган уңаеннан оештырылган бу очрашуда һәркем диярлек узенең бала чагына кайтты: Кыш бабай һәм Кар кызы белән рәхәтләнеп биеп, жырлап, шигырь сөйләп, күңел ачтылар. Шулай ук мавыктыргыч уеннарында актив катнаштылар. Беркем дә ваемсыз калмады, һәм үз парымны очратырмын дигән өмет яңадан йөрәкләрендә яктырды.