ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2016 ел
җомга

173-нче пар булып район ЗАГС бүлегендә никахларын буалылар - 21 яшьлек Сәйфулла Мифтахетдинов һәм 18 яшьлек Айгөл Кәримова теркәделәр.

Кадерле дуслар!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе коллективы чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлый!

2017 ел ГХАТ органнары өчен үзенчәлекле булачак, чөнки алар үзләренең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Сарман районы Сарман авылында яшәүче Дөлфәт һәм Венера Калимуллиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үттеләр. Дөлфәт абый Сарман сельхозхимиясендә карьер җитәкчесе булып эшләп лаеклы ялга чыккан, ә Венера апа шунда ук кадрлар бүлегендә эшләгән. Алар өч ул тәрбияләп үстергәннәр.


29
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

29 нчы декабрьдә, Яңа Чишмәдә тантаналы шартларда яңа балалар иҗат мәктәбе һәм Никахлашу сарае ачылды.

Район өчен бик күңелле булган вакыйгада республикабызның мәртәбәле кешеләре: ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Мәдәният Министры Айрат Сибагатуллин, ТР кеше хокуклары буенча җаваплы Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева катнашты.

 29 декабрьдә Апас районында 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы шартларда паспортлар бирелде. Тантана районның туган якны өйрәнү музеенда Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында узды. Районның миграция хезмәте, район хакимияте, музей коллективы һәм ЗАГС бүлеге тырышлыгы белән узган әлеге чарада 16 укучы һәм аларның якыннары катнашты. Кичә үзенчәлекле һәм истәлекле булып узды. Тантанада егет-кызларның якыннары, әти-әниләре катнашты. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре   патриотик рухтагы җырларын бүләк итте.

Анатолий Иван улы һәм Әлфирә Газиз кызы Кузнецовлар өчен Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә коралл туй тантанасын үткәрделәр. Коралл туй ул 35 ел яраткан кешең белән иңгә-иң торып гаилә тормышының хәсрәт һәм шатлыкларын бергә үтү.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ идарәсе  3000-нче бала туу теркәлде. 27 декабрь көнне Руслан һәм Ләйсән Шакирзяновлар гаиләсендә, яңа 2017 ел алдыннан, Раян исемле малай  туа.

29 декабрь көнне  Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов Советның утырыш залында  Татарстан Республикасының дəүлəт хокук гражданлык актларын теркəүдə, тормышка ашыруда  шактый зур өлеш керткəннəре өчен, югары профессионализм, күпьеллык тəҗрибəле эшлəре  һəм ГХАТ бүлеге  хезмәткәрләре үткән профессиональ бәйрәмнәре  белән Макыл авыл җирлеге башкарма комитеты җитəкчесе   Лилия Цветковага һəм Октябрь авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Әльфирə Янгуразовага Республикасының Министрлар Кабинетының ГХАТ бүлегенең Рəхмəт хатларын тапшырды.

  Тубән Ушмы авылында яшәүче Ахметханов Гыйльмехан Ахметхан улы узенен 90 яшьлек юбилеен билгеләп утте. Тормышта күп авырлыклар белән очрашса да, Гыйльмехан абый бүгенге көненнән кәнагать. Юбилее унаеннан аны Тубән Ушмы авылы башкарма комитеты җитәкчесе Ганиев Раиль Мөхәммәтйосып улы тәбрик итте, бүләкләр тапшырды.


28
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Узып баручы 2016 елның 28 декабрь көнендә Лаеш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ике бер-берсен яраткан яшь йөрәкләр Руслан hәм Виктория арасында гаилә берлеге теркәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International