ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2016 ел
шимбә

          Яңа ел – могҗизага бай бәйрәм. Бу көнне барысы да ел буе түземсезлек белән көтеп ала, чөнки нәкъ Яңа ел төнендә курантлар тавышына теләнгән теләкләрнең тормышка ашуын көтәбез. Нәкъ шушы көнне киләчәктә бар да яхшы булачагына ныграк ышанабыз. Бу сихри бәйрәм тиздән барыбызның да өй ишеген кагачак. Ә без үз чиратыбызда кечкенә балалар кебек могҗиза көтәбез.

Кадерле дуслар! Бөгелмә ГХАТ бүлеге коллективы исеменнән сезне якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәбез! 2017 ел сезнең өчен җылы, юмарт, мөлаем һәм шәфкатьле булсын. Мөмкин кадәр күбрәк шатлыклар, якты хатирәләр китерсен. Үз алдыгызга куйган максатыгызга ирешүдә юллар һәрчак ачык торсын.

      2016 нчы ел буена Мамадыш ГХАТ бүлегендә урнашкан йөрәккә яңа гына язылучылар үзләренең кечкенә генә бүләкләрен - яфракчыклар калдырдылар.

    Бер-берсен өзелеп сөюче  яшь пар үзләренең никахларын теркәүне һәм туйны күптәннән планлаштырган булсалар да,кайбер сәбәпләр аркасында,  никахны узып баручы 2016 нче елның соңгы җомгасында гына теркәргә туры килде. Әлеге вакыйгадан да дулкынландыргыч , романтик  һәм матур вакыйга юктыр. Алтын балдаклар белән алмашучы Ольга һәм Алмаз Бигеевлар,  бу елда никахларын теркәүче соңгы парлар булулары белән дә әлеге көнгә романтик рух өстәде.


30
декабрь, 2016 ел
җомга

   Бер-берсен өзелеп сөюче  яшь пар үзләренең никахларын теркәүне һәм туйны күптәннән планлаштырган булсалар да, кайбер сәбәпләр аркасында,  никахны узып баручы 2016 нче елның соңгы җомгасында гына теркәргә туры килде. Әлеге вакыйгадан да дулкынландыргыч , романтик  һәм матур вакыйга юктыр. Алтын балдаклар белән алмашучы Марат һәм Наталья Вахитовлар,  бу елда никахларын теркәүче соңгы парлар булулары белән дә әлеге көнгә романтик рух өстәде. Яшьләрне район башлыгы Р. Кузюров котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.  Яшь парны чын күңелебездән котлыйбыз һәм аларга бәхетле гаилә тормышы телибез!

Яшел Үзән шәһәренең "Горький исемендәге " мәдәният сараенда шәһәр һәм район советы депутатларының уртак йомгаклау сессиясе узды, анда кунаклар сыйфатында, Яшел Үзән шәһәренең оешма, учреждение һәм предприятиеләр җитәкчеләре чакырылган иде.

Йомгаклау сессиясе кысаларында узып баручы 2016 елда кабул ителгән мөһим карарлар тикшерелде.

Яңа ел бәйрәме алдыннан ГХАТ бүлегендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башлыгының котлау һәм бүләкләү тантанасы булып узды. Бик күп конкурсларда, шул исәптән «Нечкәбил» конкурсында да катнашкан күпбалалы Красновлар гаиләсен «Ел гаиләсе» номинациясендә диплом һәм Мактаулы билге белән бүләкләделәр.

2016 елның  30 декабрендэ Кайбыч муниципаль районы ЗАГС бүлегендә узып баручы елның соңгы пары-Комочкин Сергей белән Суганова Светлананың никахлары тантаналы рәвештә теркәлде.

Яңа ел - могҗизалар чоры. Әлеге сихри бәйрәмдә балалар теләк теләп, аларның торомышка ашуын Кыш Бабайдан сорыйлар. Яңа ел алдыннан Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хайруллин инициативасы белән “Кыш Бабайга ярдәм ит” акцияcе старт алды.

  Әлфинә һәм Эльдар Гатиннар 2016 елның 100-нче сан астындагы өйләнешү турында таныклык алдылар. Яшьләрне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу матур бәйрәмнәре белән чын күңелдән котладылар һәм бүләк тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International