2017 елның 3 гыйнварында Әлки район башлыгы җитәкчелегендәге авыл җирлек башлыклары, оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмәсе үткәрелде. Җыелышта район башлыгы ГХАТ бүлеге хезмәткәрен Рузалия Сафинаны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идәрәсенен Рэхмэт хаты белән буләкләде. Юбиләрны котлап, анарга күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белдерде, уңышлар теләп истәлеккә бүләк тапшырды.
Түбән Кама муниципаль районың ГХАТ Идарәсе белгечләре 2017 елның 3 гыйнвар көнендә беренче бала туу турында таныклык тапшырдылар.
1 гыйнвар иртәнге сәгать дүрттә Андрей һәм Екатерина Базаровлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды - аларның гаиләсе ишәйде.Әлмәт балалар туу йортындаИван исемле малай дөньяга аваз салды. Иван 2017 елның беренче баласы да бит әле. Аның авырлыгы 3545 грам, буе – 56 см. Кечкенә Иван Базаровлар гаиләсен күпбалалы итте, чөнки Андрей белән Екатеринанын инде 24 яшьлек кызы һәм 17 яшьлек улы бар.
2017 нче елның беренче төнендә Нурлат районында 2 кыз бала дөньяга аваз салдылар. Шулай итеп, Нурлат бала тудыру йортында эшләүче табибларга яңа ел төнендә ял итәргә туры килмәде. Табибларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, әлеге әниләр туганнарына “Яңа ел бүләге” ясадылар.
1 гыйнварда 16 сәгать 13 минутта Буада яшәүче Алсу Галимова кыз бала тудырды. Бәхетле әти-әниләр –Әминә исеме куштылар. Сабый 2,870 килограмм, буе 50 сантиметр. Кызчык гаиләдә өченче бала булып туган. Аның ике абыйсы бар. Ә 2016 елның соңгы баласы - ир малай. Рунга авылыннан Наталья Курикова улын 31 декабрьдә 21 сәгать 50 минутта тудырган. Баһадир егет 4,70 килограмм, буе 55 сантиметр. Малайга Артемий дигән исем бирделәр. Ул гаиләдә икенче бала.
2017 нче елның 1 нче гыйнваренда Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылында гомер итүче Шишкина Таисия Федоровнанын 90 яшьлек юбилее иде. Юбилярны авыл җирлеге башлыгы Любовь Степановна Котова котлады. Юбилярыбызга озын гомер, тынычлык телибез.
2017 нчы елнын 1 нче гыйнвар көнендә Саба үзәк хастаханәсенең бала тудыру йортыннан 2017 елда туган тәүге сабыйны чыгардылар. Ул – Шәмәрдәндә яшәүче Ләйлә һәм Алмаз Халиловларның кызлары – Нәргизә. Нәргизә гаиләдә икенче сабый, аның Азалия исемле апасы да бар. Бәхетле әти-әниләрнең шатлыкларын уртаклашырга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Алсу Шәйхетдинова , гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге урынбасары Сания Мәгъсумова килгән иде.
2016 елның декабрьнең 30 числосында Балык Бистәсе районының башкарма комитеты җитәкчесе Р.Х. Хабибуллин – Нагимова Р.М. Управление ЗАГСның мактау грамотасы тапшырды.
2016 елга нәтиҗә ясап Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, традицион чаралар һәм очрашулардан тыш, узып баручы ел яңа вакыйгалар белән билгеләнеп үтелде.
2016 елның 31 декабрендә Баулы муниципаль районының ГХАТ бүлегендә узып баручы елның соңгы парларының никахлары теркәлде. Яшьләрне ихлас күңелдән гаилә корган көннәре белән котлыйбыз!