1 гыйнвар иртәнге сәгать дүрттә Андрей һәм Екатерина Базаровлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды - аларның гаиләсе ишәйде.Әлмәт балалар туу йортындаИван исемле малай дөньяга аваз салды. Иван 2017 елның беренче баласы да бит әле. Аның авырлыгы 3545 грам, буе – 56 см. Кечкенә Иван Базаровлар гаиләсен күпбалалы итте, чөнки Андрей белән Екатеринанын инде 24 яшьлек кызы һәм 17 яшьлек улы бар.
Күпбалалы гаиләләр Әлмәттә табигый күренешкә әйләнеп бара. Дәүләт тарафыннан булдырылган гаилә программасы инде ун елга якын гамәлдә йөри. 2007 ел белән чагыштырганда, бүген ике һәм күбрәк бала булган гаиләләр саны 1/3 күбрәк. Әйтик, 2016 елда гаиләләрдә 1163 беренче, 1420 икенче, 462 өченче, 116 – дүртенче һәм күбрәк бала туды.
Соңгы елларда Әлмәттә малайлар кызларга карый ешрак туа. 2016 елда туган 3162 бала арасыннан 1640 малай һәм 1522 кыз дөньяга аваз салды.
Узган елны популярлык казанган малай исемнәре - Амир, Артём, Карим, Тимур, Кирилл, Матвей, Данил, Артур, Егор, Арсений, кызларныкы - Ясмина, Мила, Амина, Ралина, София, Анастасия, Арина, Алиса, Азалия, Виктория булды.
Алар арасында үзенчәлекле исемнәр дә шактый. Әйтик, кызларны Доминикана, Сылу, Эрмана, Эльзана, Севилия, Стефанида, Маремьяна, Николь, Риалина дип атасалар, малайларга Джабраиль, Адриан, Дарий, Матфей, Фадей, Дамиан, Амур, Арег, Амиль, Владлен, Диас дип исем кушучылар да булды.