1 гыйнварда 16 сәгать 13 минутта Буада яшәүче Алсу Галимова кыз бала тудырды. Бәхетле әти-әниләр –Әминә исеме куштылар. Сабый 2,870 килограмм, буе 50 сантиметр. Кызчык гаиләдә өченче бала булып туган. Аның ике абыйсы бар. Ә 2016 елның соңгы баласы - ир малай. Рунга авылыннан Наталья Курикова улын 31 декабрьдә 21 сәгать 50 минутта тудырган. Баһадир егет 4,70 килограмм, буе 55 сантиметр. Малайга Артемий дигән исем бирделәр. Ул гаиләдә икенче бала.