2017 елда туган тәүге сабый

2017 елның 1 гыйнвары, якшәмбе

 2017 нчы елнын 1 нче гыйнвар көнендә Саба үзәк хастаханәсенең бала тудыру йортыннан 2017 елда туган тәүге сабыйны чыгардылар. Ул – Шәмәрдәндә яшәүче Ләйлә һәм Алмаз Халиловларның кызлары – Нәргизә. Нәргизә гаиләдә икенче сабый, аның Азалия исемле апасы да бар. Бәхетле әти-әниләрнең шатлыкларын уртаклашырга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Алсу Шәйхетдинова , гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге урынбасары Сания Мәгъсумова  килгән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International