2017 елда Мөслим районында тагын бер пар артты. Ринат һәм Резеда – алтын балдаклар алышып, тормышларын бергә корырга карар кылган 2017 ел башыннан беренче яшь парларыбыз. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Шакирова Диләрә аларны иң кадерле һәм истәлекле көннәре белән котлады, Район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән аларны ир һәм хатын дип игълан итте.
ЗАГС бүлеге Аптеевлар гаиләсенә озын бәхетле тормыш һәм сау-сәламәт балалар тели.
2017 нче елның 6 нчы гыйнварында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Рәзилә Батырова һәм Фәнил Гыймадиев никахларын рәсмиләштерделәр. Бу Әтәч елында язылышкан беренче парлар.
Яңа туган сабыйлар икесе дә кыз. Яшь гаилә Рүзәл һәм Эльмира Вәлиевларның бу беренче балалары. Аларга Эльвина һәм Рамина дип исем куштылар. Эльвина, ГХАТ бүлегендә теркәлгән 1 нче бала.
6 нчы гыйнвар Саба районы Байлар Сабасы бистәсендә Ирек Гарипов һәм Гүзәл Галиәхмәтовалар кавышкан көн 2017 нчы елның беренче никахы буларак теркәлде. Яшь парларны истәлекле көннәре уңаеннан котларга Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, ЗАГС бүлеге, туганнары, дуслары килгән иде. Яшь парларга бәхет, мәхәббәт, гаилә иминлеге телибез!
2017 елның 6 гыйнварында Балык Бистәсе район узәгендә 2 яңа гайлә туды. Бу елның иң беренче пары - Хазиев Ильнар һэм Сафарова Эльвира. Яшь, матур гайләне чын куңелдән котлыйбыз!!!
2017 енче елның 6 январь көнендә Теләче районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Яңа Җөри авылы егете Валиуллин Рөстәм һэм Сауш авылы кызы Сахипова Миләүшә никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. 2017 елның беренче парын ЗАГС бүлеге җитәкчесе, әти-әниләре, туганнары, дуслары котладылар.
Тәтеш районында 2017 елда Сабина исемле сабый беренче бала булып дөньяга аваз салды. Ул 3 январь көнне 17.40 сәгатьтә Тәтеш бала тудыру йортында дөньяга килде. Буе 56 см, авырлыгы 3килограмм 760 грамм. Сабыйның әти – әнисе Чуваш Чагылдымы авылында яшәүче Радик һәм Екатерина Гафуровлар һәм бу сабый алар гаиләсендә икенче бала. Дүрт сәгать үткәннән соң икенче Данил исемле сабый дөньяга аваз салды. Ул шулай ук Надежда һәм Евгений Мироновлар гаиләсендә икенче бала.
Лаеш районы ГХАТ бүлегендә 1-нче пар яшь өйләнешүчеләр, гаилә корып алтын балдаклар алышып бер-берен тәбрикләделәр. Язылыштыручы аларга ныклы гаилә бәхете теләде.
Агымдагы елның 1 гыйнвар көнне Нурлатта яшәүче хезмәт ветераннары Романова Ольга Базитовна һәм Тайбулатова Анастасия Алексеевна үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.Юбилярларны котлауда Нурлат муниципаль район башлыгы урынбасары Ф.Р. Ногманова һәм районның массакүләм мәгълүмәт учреждения вәкилләре катнашты.
1922 елны Югары Каракитә авылында туып-үскән Җиһанша абый Исхаков Яңа елның беренче көннәрендә олы юбилеен билгеләп үтә.
Сугышның башыннан алып ахырына кадәр үтеп туган якларына 1947 елда гына кайта. Тынычта гаилә корып 4 малай и 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә тормыш иптәшен, бер малаен югалткан бу шәхес бик көчле рухлы, тормышны яратуы, кешеләргә кирәкле булып яшәве белән бәхетле. Аның тормышын тагы да матурайтып, аңа терәк булып торучы якыннары да янәшәсендә генә.