Аклык, сафлык төсе булган ак карлар явып торганда өйләнешкән парларның гаиләләре дә шулай ук матур, ныклы буладыр кебек тоела. Һәрхәлдә, без аларга шундый теләктә калабыз. Чукмарлы авыл егете Айназ Хабибуллин белән Мөслим районы кызы Илнара Нәгыймованың туйлары аеруча истәлекле булгандыр, чөнки алар – районда Яңа елда тантаналы төстә Сарман районында язылышкан беренче пар.
2017 нче елның 7 нче январенда Мамадыш “Олимп” боз сараенда “Советлар Союзында минем туй” дигән конкурска йомгак ясалды.
Тавыш бирүчеләр санын исәпләгәннән соң җиңүгә Егоровлар гаиләсе лаек булды.Аларга Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов сертификат һәм бүләк тапшырды.
Хөрмәтле Саватеевлар гаиләсе Николай абый һәм Надежда апа 60 ел бергә пар күгәрченнәрдәй гомер кичергәннәр, 3 малай тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алар бәхетле дәү әти белән дәү әни, 4 оныклары һәм 4 оныкчыклары бар. Авыр мизгелләрдә бер-берләренә терәк булып, бер-берләренә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да, газабын да уртаклашып, җан җылысын тоеп 21900 көн гомер кичергәннэр. Бу чара белэн юбилярларны Кукмара ГХАТ бүлеге мөдире Зөлфия Таһир кызы Латыйпова ойләренә барып котлады һәм Кукмара район Башлыгы С.Д.Димитриев Рэхмэт хатын тапшырды, чәчәк бүләк итте.
Җир йөзендәге һәр кешенең ныклы һәм бәхетле гаилә төзисе килә. Һәр кыз кардай ак туй күлмәге һәм матур туй турында хыяллана. Өйләнешүчеләр гаилә корырга җитди әзерләнәләр.
7 нче гыйнварда, Православие динендәгеләр өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Раштуа көнне, Менделеевск муниципаль районының ГХАТ бүлегендә 2017 нче елда беренчеләрдән булып Иванов Александр Петр улы белән Мусикова Альбина Дамир кызы үз никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.
Алсу һәм Альберт Губайдуллиннар 2017 елның 1-нче сан астындагы өйләнешү турында таныклык алдылар. Яшьләрне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу матур бәйрәмнәре белән чын күңелдән котладылар һәм бүләк тапшырдылар.
Ел каникулларында Олимп боз сараенда күп чаралар узды. 7 нче январь көнне сәркәтипләргә Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең рәхмәт хатлары тапшырылды.
Әгерҗедән бәхетле кәләш һәм Чаллы шәһәреннән яшь кияү Рыштуа бәйрәме алдыннан узләренең язмышларын бергә бәйләргә карар иткәннәр.Тантанага гаилә тормышларының сапфир( зәңгәр якут) юбилярлары Мустахимовлар- Рифкат Бәдретдин улы һәм Рәсимә Салих кызы чакырылган иде. Үрнәк алырлык гаилә бик яхшы, искиткеч талантлы өч бала тәрбияләгән, бүгенге көндә алар биш оныкның бәхетле әбисе һәм бабасы. Тантаналы чарада район башлыгы исеменнән Иванов Руслан Валерьевич катнашты, ул юбилярларны һәм яшь парны котлап Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә авылында яшәүче Хисмәтуллина Әлфия Гәрәфи кызына 6 гыйнвар көнне 90 яшь тулды. Хисмәтуллина Әлфия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Олы Әтнә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Әлфия Хисматуллинаның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
6 гыйнварда Никахлашу залында Базарлы Матак егете Илнур Нотфуллин һәм Ташбилге кызы Гөлназ Сафинаның никахлары тантаналы төстә теркәлде.
Яшьләрне Әлки район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина, әти-әниләре, дуслары, туганнары котладылар. Илнур белән Гөлназга бәхетле гаилә тормышы, тигез мәхәббәт, сәламәтлек теләделәр.
Бу зур вакыйга - әнисе Гөлнараның туган көненә дә туры килгән. Бала әти-әниләренең бик көтеп алган куанычы. Әлбәттә, бу гаилә калаган барлык гаиләләр кебек бүгенге көннән үзләрен бала тәрбияләүгә багышлыячак. Андрей һәм Гөлнара, сезнең барлык булган иң ихлас теләкләрегез һичшиксез чынга ашсын дигән теләктә калабыз. Сезнең улыгыз батыр, акыллы һәм сау-сәламәт булып үссен.