1922 елны Югары Каракитә авылында туып-үскән Җиһанша абый Исхаков Яңа елның беренче көннәрендә олы юбилеен билгеләп үтә.
Сугышның башыннан алып ахырына кадәр үтеп туган якларына 1947 елда гына кайта. Тынычта гаилә корып 4 малай и 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә тормыш иптәшен, бер малаен югалткан бу шәхес бик көчле рухлы, тормышны яратуы, кешеләргә кирәкле булып яшәве белән бәхетле. Аның тормышын тагы да матурайтып, аңа терәк булып торучы якыннары да янәшәсендә генә.
Юбиляр үзен котлап Россия Президентының рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк кабул итеп алды.