Агымдагы елның 1 гыйнвар көнне Нурлатта яшәүче хезмәт ветераннары Романова Ольга Базитовна һәм Тайбулатова Анастасия Алексеевна үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.Юбилярларны котлауда Нурлат муниципаль район башлыгы урынбасары Ф.Р. Ногманова һәм районның массакүләм мәгълүмәт учреждения вәкилләре катнашты. Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның махсус котлауы һәм Нурлат муниципаль районы башлыгы Р.А. Кузюров исеменнән бүләкләр тапшырылды.