2017 елның 7 февралендә Түбән Камада инде традицион булган зона туры "Ел Хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" бәйгесе узды. Әлеге чараны Түбән Кама муниципаль районының Мәдәният Идарәсе һәм ГХАТ Идарәсе оештырган.
Баулы шәһәрендә яшәүче Бөек ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шәмсия Шәгәли кызы Гәрәева гомер буе колхоз кырларында эшли, ветеранның гомуми стажы 49 ел тәшкил итә. Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә, ул "тыл Хезмәтчәне" һәм "хезмәт Ветераны" исеменә ия.
Шушы көннәрдә Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән сугыш һәм хезмәт ветераннары котлау алды. Юбилярлар арасында Захарова Валентина Афанасьевна, Колесникова Таисия Николаевна, Костылева Евдокия Ивановналар бар иде. Котлауларда Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина, аппарат җитәкчесе Н.Л.Шакирова, ветераннар Советы рәисе М.С.Хүҗин катнашты.Юбилярлар исеменә җылы котлау сүзләре һәм матур җырлар яңгырады.
Баулы шәһәрендә яшәүче Идиятуллиннар гаиләсе “алтын” туйларын билгеләп үтте. Рауф Зайнуллович һәм Любовь Григорьевна уртак тормыш юлын бер-берсенә таяныч, ышаныч булып, бер-берсен саклап, хөрмәт итеп үтәләр. Идиятуллиннар матур хезмәт юлы үткәннәр, ике бала тәрбияләп үстергәннәр, 5 оныклары бар.
Бер-береңне яратып, хөрмәт итеп икең бергә озын гомер кичерү –үзе зур бәхет. Мамадыш районында шундый гаиләләрнең әз булмавы куандыра.
Гадәттәгечә, Түбән Кама муниципаль районың ГХАТ Идарәсе яшь әти-әниләр яңа туган сабыйларга нинди исем куюлары буенча рейтинг төзиләр.
2017нче елның 6 февралендә Әлмәт шәһәре һәм район активы катнашуында ГХАТ Идарәсе эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды. ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова “2016нчы елда Әлмәт муниципаль районда гражданлык халәтне теркәү эшчәнлеге һәм 2017нче елга максатлар” темасына доклад белән чыгыш ясады.
2017 елның 6 февралендә Түбән Кама муниципаль районының гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсенең төп залында чираттагы "Гаилә тәрбиясе әлифбасы” дәресе узды. Әлеге дәрескә Никахлашу Сараена 1 нче һәм 2 мәктәпләрнең 5 нче сыйныф укучылары килде.
2017 елның 6 февралендә Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина шәһәр җитәкчеләре киңәшмәсендә чыгыш ясады. Докладның темасы “Түбән Кама муниципаль районының 2016 елда гаилә-демографик хәленең төп күрсәткечләре” иде.