ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2017 ел
якшәмбе

Зәй шәһәрендә яшәп гомер итүче, хезмәт ветераны Геннадий Самигуллович Халиуллин үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте Юбилярларны котлауда шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев һәм ветераннар Советы рәисе Марсель Хузин катнаштылар. Алар Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.


4
февраль, 2017 ел
шимбә

Бөтен Мамадыш шәһәре буйлап, ярты гасыр буе бергә гомер иткән юбилярларны хөрмәтләү бара. Халыкта бу тантаналы вакыйганы “ алтын туй” дип атыйлар. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов ярдәме белән алтын юбилярларны хөрмәтләү яхшы гореф-годәткә кереп бара.
Иң грандиоз котлау Халыкара гаилә көне -15 майда көтелә. ГХАТ булеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге секретарьләре белән берлектә, юбилярлар турында мәгълүмат җыялар. Аларны елдагыча тантаналы рәвештә  котлау көтелә.


3
февраль, 2017 ел
җомга

     3 нчы февраль көнне Тәтеш районы Пенсия фонды идарәсенең конференц залында Пенсия фонды идарәсе коллективының, 2016 нчы ел нәтиҗәләре һәм 2017 нче елга төп бурычлар буенча, отчет җыелышы булып узды. Чакырылучылар арасында Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Е.Г Курков, районның прокурор ярдәмчесе, Тәтеш районы суд приставлары хезмәте бүлеге башкаручысы, “Авангард” газетасы редакторы, ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова һәм Кама Тамагы почтамты начальнигы да бар иде.

           Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган куб тора. Акцияның максаты- төзәлми торган авыру балаларга ярдәм күрсәтү – Татарстан Республикасы балалар хосписы пациентларына ярдәм итү.            .

    Озакламый бөтен дөнья гашыйкларына багышланган – Изге Вәли көне килеп җитә. Ул 14 февраль көнне билгеләп үтелә. Бүгенге көндә күп россиялеләрне  алентин көне үзенен дөньяви ягы белән җәлеп итә: бүләкләр, чәчәкләр, гашыйкларның бер-берен яратуларын белдерүе.

      2017 елның 1 февраль Яр Чаллы шәһәренең “Энергентик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 45 Чаллы гаиләсе алды.

     Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе башлыгы Э.Р.Фаттахов  котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.

Яшүсмерләрне, икенче төрле әйтсәк, яшьлек чорына кереп баручы егет-кызларны кеше тормышындагы рухи кыйммәтләр, гомер баскычлары, гаилә хәленә әзерләү, парлы тормыш коруда истә тотыла торган мөһим төшенчәләр белән таныштырдылар. “Гаилә дәресен” ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова алып барды.

2017 елның 3 февралендә Түбән Камада яшәүче Шигапова Миңсылу Шәфигулла кызына 100 яшь тулды.


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 2 нче февралендә  Буа муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә “Буа районында  һәм Татарстан Республикасында ЗАГС хезмәтенең 2016 елда  эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2017 елга эш планнары турында” темасына  авыл җирлекләре секретарьлары катнашында киңәшмә үткәрелде.  Монда барлык 30 авыл җирлеге секретаре  килгән иде. ЗАГС бүлеге  начальнигы  Шагалиева Эльвира Радиковна  узган 2016 ел  эш нәтиҗәләре,  быелгы елда  район һәм Республика рамкаларында алда торган бурычлар, планнар белән таныштырды.

Үткән гыйнвар аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 29 сабый теркәлде: 18 малай һәм 11 кыз. Иң кечкенә бала 1050, ә иң зуры – 4200 грамм.  Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 41 яшь.

Гыйнвар аенда иң популяр исемнәр Виктория, Никита.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International