5 октябрьдә Чүпрәле муниципаль районында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Чулпан Илдус кызы булды. Визитның максаты: «туучылар санын арттыру факторы буларак буыннар арасындагы интеракцияләрне» социологик тикшерү, ул ата-аналарның һәм өлкән буын вәкилләренең яшьләрнең бала табуга әзерлегенә йогынтысын өйрәнүгә юнәлдерелгән.
Бу көнне район Мәдәният сараена Өлкәннәр көненә багышланган концертка авыллардан, Әгерҗедән абый-апалар җыелды. Күз тимәсен әле үзләренә! Яшьләре җитмешкә, сиксәнгә җитсә дә, күңелләре яшь, йөзләрендә елмаю аларның.
2023 елның 5 октябрендә Нурлат районының никахлашу сараенда 250-нче бала тууы теркәлде. Анатолий һәм Евгения Фроловлар гаиләсендә беренче бала Марк туган.
Чарага бу искиткеч һөнәргә хезмәт иткән берничә буын гаиләләр чакырылган иде. Сәхнәгә районның барлыгы 9 династиясе күтәрелде: Шакировлар (педагогик стажы – 689 ел), Кирушиннар (502ел), Гыйлаевлар (356 ел), Минһаҗевлар (253 ел), Әхтәмҗановлар (247 ел), Мишурин-Бачковлар (220 ел), Шәйдуллиннар (216 ел), Вәлишин-Биктаһиров - Зиннуровлар (203 ел), Давыдов–Якимовлар (185 ел).
Өлкәннәр көне уңаеннан муниципалитетның административ бинасында Мамадыш муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты ветераннарын хөрмәтләделәр. Бәйрәмгә Мамадыш ГХАТ бүлеге ветераннары, экс-җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр – Дания Вәгыйз кызы Мөхәммәтшина һәм Әлфия Мөхәммәтдин кызы Сингатуллина, Фәния Сәлих кызы Әхмәтшина, Рәмзия Гасим кызы Мәснәвиева чакырылган иде.
Мамадыш шәһәренең мәдәният йортында узган Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмнең иң күркәм бизәге булып Мамадыш районының Түбән Шүләнгер авыл җирлегендә гомер итүче Сәмигуллинар булды. Тышкы яктан гына түгел күңелләре белән дә матур алар. Әйтергә кирәк, дә ярты гасырлык гаилә тарихлары үзләре кебек гүзәл.
Әти-әниләр өчен балалар-тормыш чәчәкләре. Улың туса –киләчәктә ил саклаучы, кызың туса –бәхет шатлык китерүче. Күп балалы Коханевич Руслан Александр улы һәм Анастасия Валерий кызы гаиләсендә 2023 елның 16 сентябрь көнне алтынчы бала туды.
Һәр чәршәмбе, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда җылы һәм күңелгә үтеп керерлек чара – ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатларын тапшыру тантанасы үткәрелә.
"Укудан бик яхшы тәэсирләр калды. Барысы да дөрес, барысы да аңлаешлы. Конфликтлар белән тема аеруча файдалы булды, чөнки без халык белән даими аралашабыз, эшлибез”, - дип үз фикере белән уртаклашты Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миләүшә Зарипова.
Көзге календарьда рәхмәт сүзләрен әйтергә, өлкән буын кешеләренә аеруча сизгер һәм игътибарлы булырга теләгән махсус дата бар ‒ бу 1 октябрь. Татарстанда бер көн генә түгел, ә өлкән буын декадасын үткәрү традициягә әверелде.