Җирдәге мәхәббәт белән бәйләнгәннәр

2023 елның 8 октябре, якшәмбе

2023 елның 7 октябрь көнендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы ГХАТ бүлеге тантаналы рәвештә “алтын” юбилярлар, Сергей Степанович белән Нина Степановна Чаптаровлар гаиләсен котлады.

Бу көнне, күп еллар элек булган кебек, бәхетле юбилярлар залга Мендельсонның туй маршына керделәр. Ирле-хатынлы гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү китабына үз имзаларын куйдылар һәм чиксез мәхәббәт билгесе итеп юбилей туй медальләре белән алмаштылар. Тантана көнендә катнашкан юбилярларның балалары һәм оныклары матур вакыйга белән уртаклаштылар.

Районның хатын- кызлар советы рәисе Гатауллина А.М. район башлыгы И.Г.Нуриев исеменнән истәлекле бүләк һәм котлау адресы тапшырды, җитәкченең районның мондый гаиләләре белән горурлануын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International