Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсендә булачак яшь парлар өчен туй алды инструктажы

2023 елның 8 октябре, якшәмбе

Рәсми рәвештә ир белән хатын булырга карар кылган пар, үз мөнәсәбәтләрен законлаштырырга һәм ГХАТ идарәсендә аны раслаучы документ алырга тиеш. Тыйнак кына язылышырга теләгән яшь парлар бар, әмма күпчелек никахны тантаналы рәвештә теркәүне сайлый, чөнки гаилә кору көне – ул үзенчәлекле мизгел һәм аның мәңгегә истә калуын тели.

Моның өчен шимбә көнне никахлашу Сараенда туй алды инструктажы уза, анда булачак яшь парлар никахны теркәү тантанасының барлык үзенчәлекләре турында беләләр. Бу практика күрсәткәнчә, туй көнендә инструктажга килгән парлар үзләрен ышанычлырак хис итәләр һәм шуңа күрә аларның туйлары иң югары дәрәҗәдә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International