Зәйдә йөкле хатын-кызлар көне үткәрелде

2023 елның 7 октябре, шимбә

7 октябрьдә Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Зәй район үзәк дәваханәсендә йөкле хатыннар катнашында чара узды.

Россиядә яңа бәйрәм барлыкка килде: ул — Йөкле хатыннар көне. Аны елына ике мәртәбә — 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә билгеләп үтәчәкләр. Чөнки йөклелек 9 ай дәвам итә, көмәнле хатын-кызлар бу бәйрәмне әлеге ике датаның берсендә билгеләп үтә алачак.

Яңа бәйрәмнең максаты — җәмгыятьтә ана һәм балаларга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру хисабына балалар туу санын арттыруга ярдәм итү. Бу көнне бала көтүче әниләргә аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү мөһим.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев катнашып, булачак әниләр каршында чыгыш ясады.

Йөкле хатын-кыз — милләтнең өмете, бу — безнең киләчәгебез. Хәзерге вакытта ана булуга, тууга, җәмгыятьтә традицион кыйммәтләрне яклауга үз көчләреңне юнәлтү бик мөһим. Һәрбер йөклелек бала туу белән тәмамланырга тиеш. Чарада катнашкан Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсе мәчетендә имам вазифасын башкаручы Фәнил хәзрәт Әхмәтҗанов, Зәй төбәге благочинные, иерей Вячеслав атакай Федоров чыгышларында шушы фикерне җиткерделәр.

Булачак әниләр медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү, ГХАТ бүлеге мәсьәләләре буенча белгечләрдән консультацияләр алды, шулай ук концерт карап ләззәтләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International