Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында 7 октябрьдә быел бриллиант туйларны (60 ел бергә яшәү) билгеләп үтүче юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды.
Сугыштан соңгы авыр елларда безнең якташларыбыз цивилизациянең барлык уңайлыкларына ия булуны түгел, ә иң элек чын дуслыкны, Ватанга мәхәббәтне һәм иң эчкерсез хисләрне кадерләгәннәр. Бу-гаилә бәхете һәм юбилярларыбызның бергә озак яшәве сере!
Район башлыгыннан котлауларны Чепкас-Илмәт авылыннан Зәйдулловлар Равил Зәйдулла улы һәм Рима Әхмәтҗан кызы, Чуваш Чүпрәле авылыннан Еливановлар Валерий Осипович һәм Валентина Трофимовна кабул иттеләр.
Шулай ук авыл җирлекләре башлыкларыннан, туганнарыннан һәм якыннарыннан котлаулар яңгырады. Кунакчыл хуҗалар кунакларны якты күзләре, шатлыклы елмаюлары белән каршы алдылар. Юбилярларга истәлекле бүләкләр, чәчәкләр һәм котлау адреслары тапшырылды.