Түбән Камада Бөтенроссия йөклеләр көне билгеләп үтелде. Бәйрәм Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятенең актлар залында узды.
Фойеда кунакларны төрле тематик фотозоналар каршы алды. Монда ук барлык теләүчеләргә йөкле хатыннарга медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде. ГХАТ һәм Социаль фонд белгечләре кунакларга баланың туу таныклыгын ничек алырга, йөкле хатыннарга һәм бала тугач нинди пособияләр түләнәчәге турында сөйләделәр.
Искәртеп узабыз, бу Россиядә елына ике тапкыр – 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә билгеләп үтелә торган бердәнбер бәйрәм. Йөклелек 9 ай дәвам итә һәм һәр булачак әнинең мондый чарада катнашырга мөмкинчелеге бар.