Гаилә елында күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Нәкъ менә алар нык һәм бәхетле гаилә үрнәге булып тора.
2024 елның 27 гыйнварында Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов чәйгә Ермолаевлар гаиләсен чакырды. Балалары 10: Анастасия, Тамара, Мария, Лия, Кристина, Даниил, Илия, Родион, Валентина, Регина.
Мәскәү шәһәрендә гомер итүче Эльяна һәм Рауль Азизовлар программага зур кызыксыну, татар халкына зур хөрмәтләрен белдерделәр.
2024 елның 26 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре «Сонатал» имин бала табуга әзерлек мәктәбендә булачак әниләр белән яңа елда беренче тапкыр очрашуда катнаштылар.
Студент тормышы-якты һәм онытылмас вакыт!
25 гыйнварда безнең илдә традицион рәвештә Татьяна көне билгеләп үтелә, ул да студентлар көне.
2024 елның 25 гыйнварында Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева катнашында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышы узды.
19-23 гыйнварда «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы мәйданчыгында Россиядә гаилә елының беренче рәсми чарасы узды. Илнең барлык төбәкләре гаиләләрне, гаилә традицияләрен һәм кыйммәтләрен сакларга һәм үстерергә ярдәм итүче тармаклар һәм компанияләр казанышлары белән 89 мәйданчыкта тәкъдим ителгән.
Бүген узган елның «24.01.24» беренче матур датасы. Эш көннәренә карамастан, бу көнне Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда 9 пар гаилә берлеге төзегән.
Агымдагы ел Россия Федерациясе Президентының 22.11.875 номерлы Указы белән Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.
Чистай ЗАГС бүлегендә гаиләләрне саклауга аерым игътибар бирелә. Традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалау эше алып барыла.
23 гыйнварда Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы мәйданчыгында «Родные-Любимые» Бөтенроссия гаилә форумы кысаларында «Россия йөрәге» гаилә учагын кабызу тантанасы узды.
Аның кысаларында ил Президенты Владимир Путин Гаилә елына старт бирде.
Форумда Татарстан Республикасы делегациясе составында Мамадыш ГХАТ бүлеге коллективы йөзеннән бүлек җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова һәм белгеч Гүзәл Ибраһимова катнашты.