Чистай ГХАТ бүлегендә быел февраль аенда 34 туган, 17 малай һәм 17 кыз теркәлгән. Беренче балалар 7, икенче бала 15 гаиләдә, өченче һәм дүртенче бала 12 гаиләдә туган!
Елизар, Серафим, Радэль, Леон, Лев, Ёсинчон, Илдан, Юмна, Сумая, Виталий, Анель, Аглая, Амелина, Владислава, Мәдинә, Милана кебек гадәти булмаган исемнәргә бай иде бу ай.
Арсений, Матвей, Михаил, Амина, Ксения, Елизавета исемнәре популяр булды. Үзенең популярлыгын Ева исеме югалтмый. Ата-аналар элеккечә кызларын шушы борынгы исем белән атыйлар.