2024 елның 4 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Нигъмәтуллина Гөлшат Рәдиф кызы «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе аккаунтында «Гаиләне планлаштыру факторы буларак сәламәтлекне саклау» темасына онлайн-трансляциядә катнашты.
Очрашуның модераторы булып РФ Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Петровна Ларионова чыгыш ясады.
Туры эфирда ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Владимирович Жаворонков һәм «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге» аерым структур бүлекчәсе башлыгы Чулпан Илдус кызы Илдарханова катнашты.
Спикерлар халыкның тормышын һәм сәламәтлеген саклауның актуаль мәсьәләләрен, балалы гаиләләргә ярдәм чараларын карадылар.
29 февральдә РФ Федераль Җыенына юллама кысаларында Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан яңгыратылган «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.