Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган паспортлар тапшыру тантанасы узды

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараеның тантаналар залында 14 яшькә җиткән 9 кыз беренче паспортларын алдылар.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Түбән Кама муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Ульданова Чулпан Анасовна һәм «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Түбән Кама җирле бүлекчәсе активистлары үзләренең теләкләрен белдерделәр. Алар кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Абзалова Ясмин башкаруындагы җыр музыкаль бүләк булды.

Кадерле кызлар! Үз илегезнең лаеклы гражданнары булыгыз, чын күңелдән үз Ватаныгызны һәм искиткеч шәһәребезне яратыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International