5 мартта, матур бәйрәм алдыннан Мамадыш районы ГХАТ бүлеге «Әни белә!» исеме астында очрашу уздырды.

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Тормыш белән сугарылган зал! Баласын зур мәхәббәт белән көткән хатын-кызлар белән очрашуны нәкъ шулай сурәтләп була.

5 мартта, матур бәйрәм алдыннан, Мамадыш районы ГХАТ бүлеге «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге белән берлектә «Әни белә!» исеме астында очрашу уздырды.

Очрашу үзәк район хастаханәсенең конференц-залында узды, анда шулай ук табиб-акушер-гинекологлар, психолог, табиб-педиатр катнашты.

ЗАГС бүлеге башлыгы Ландыш Шәйхетдинова, утызлап булачак әнине сәламләп, әлеге проектның булачак ата-аналарның хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгәнлеген билгеләп үтте.

Гаилә законнарындагы соңгы үзгәрешләр, балалы аналарга һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары, бала тугач нинди документлар рәсмиләштерү процедураларын башкарырга кирәк булачак – проект кысаларындагы барлык бу мәгълүмат белгечләр авызыннан җентекләп бәян ителде.

Ландыш Әлфәт кызы, үз чиратында, бала тууын теркәү шартлары, бала туу турында таныклык алу өчен кирәкле документлар турында сөйләде. Булачак әниләргә татар телендә «баланы каршы алырга әзерләнегез, бишек җырларын өйрәтегез» юлламасыбелән  бишек җырлары җыентыгын таратты.

Акушер-гинеколог табиб Миләүшә Вәлиуллина, психолог Голнара Шаһивәлиева, табиб-педиатр Наилә Хаҗиева да үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Очрашу ахырында Ландыш Әлфәт кызы залда булган барлык хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. «Бердәм Россия» партиясе вәкиле Ләйлә Мөхәммәтшина белән бергә залда булган һәркемгә татлы бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International