5 нче мартта «Чистай» мәдәни үзәгендә Чистай районында 2023 елда Пенсия фонды һәм социаль иминият бүлеге эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2024 елда торган бурычлар буенча киңәшмә үткәрелде.
Хезмәт җитәкчесе Надежда Сергеева үз доклады барышында түбәндәгеләрне билгеләп үтте: "Пенсия фонды һәм социаль иминият фондын берләштерү күп еллар дәвамында социаль өлкәдә барган процессларның логик һәм табигый дәвамы булды. Аларның төп максаты, әлбәттә, гражданнар өчен хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү. Бүгенге көндә гражданнарга проактив режимда күрсәтелә торган берничә хезмәт бар. Димәк, кеше шәхси кабинетында күрсәтелгән хезмәт турында оешмага мөрәҗәгать итмичә хәбәр ала.
Әлеге чарада Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева актив катнашты, ГХАТ бүлеге эше турында сөйләде.
Ведомствоара конструктив хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аның максаты-район халкының дәүләт хезмәтләрен алу срокларын кыскарту һәм сыйфатын яхшырту.