Апаста “Исем кушу” тантанасы

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

2024 елның 4 мартында ТР Апас муниципаль районы ГХАТ бүлегендә “исем кушу” тантанасы үтте. Баланың гаиләдә тууы - тормышта иң мөһим вакыйганың берсе диярлек. Шуңа күрә беренче тантананың якты, гадәти булмаган үтүе һәм иң истә калуы мөһим. Балага илебезнең гражданины булу өчен исем кирәк. Әти белән әни биргән исем. Тантаналы шартларда ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Бикмөхәммәтов Ралинә Рөстәм кызын теркәделәр. Рөстәм һәм Лилия Бикмөхәммәтовлар гаиләсендә Ралинә -ике абыйсыннан соң көтеп алынган кызчык. Ралинә исеме - "кояш" яки "кояш матурлыгы" дип тәрҗемә ителә һәм уңай әһәмияткә ия. Ул чиксез мәхәббәтне, бәхетне һәм шат күңеллелекне символлаштыра. Бәйрәм шартларында ЗАГС бүлеге җитәкчесе Р.И.Насыйбуллина яшь әти-әнине, абыйларын котлады һәм беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм яңа туган сабыйга истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International