Ютазы районында «Бергә әзерлибез гаилә бәйрәме»

2024 елның 2 марты, шимбә

2 мартта Ютазы районы Балалар иҗаты үзәгендә ГХАТ бүлеге белән берлектә мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган «Бергә әзерлибез» кулинария сәнгатенең район гаилә конкурсы узды. Конкурста Ютазы районының 19 гаиләсе катнашты. Конкурс үз эченә биремнәр комплексын: мини-визитка; әзер ризыклар белән өстәлне сервировка һәм бизәү; квест тәкъдим итте. Конкурсантларны Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Гүзәлия Фәхертдинова, мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Айгөл Мөхәммәтҗанова сәламләде. Төрле милләтләрдән булган барлык гаиләләр дә әзерләнгән ризыкларны лаеклы тәкъдим иттеләр. Конкурс гаилә кыйммәтләре турындагы үзенчәлекле дәрескә әверелде. Конкурс җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International