2019 нчы елның 15 маендаТелициннар гаиләсе бергә яшәүнең 50 еллыгын билгеләп үттеләр. Аркадий Вячеславович хезмәт юлының күп өлешен тимер юлга багышлаган, ә Галина Петровна медицина көллиятен тәмамлап, шәфкатьтуташы белгечлеге алган һәм лаеклы ялга чыкканчы больницада медицина хезмәткәре булып эшләгән. Намуслы хезмәтләре өчен алар икесе дә купсанлы мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр.
Минзәлә районы Тупач авылында яшәүче, тыл ветераны Мияссәрә Мөхәмәтгараевага, 16 май көнне 90 яшь булды. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Мияссәрә апа узен яхшы хис итә, өй эшләрен башкара, бакча эшләрендә дә булыша. Мияссәрә Хөснулла кызы гомер буе таган авылында яши, төрле эшләрдә эшли. Алар тормыш иптәше белән бергә 4 малай, 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Мияссәрә апа малае һәм килене белән бергә яши. Аның 7 оныгы, 12 оныкчыгы бар. Туган якта яшәү, балаларның акыллы булуы узе зур бәхет ди Мияссәрә апа.
Гаилә көне безгә гаиләнең тормышыбызда мөһимлеге турында тагын бер кат уйланырга һәм якын кешеләргә игътибар күрсәтергә мөмкинлек бирә. Алардан башка тормышыбыз буш һәм күңелсез булыр иде бит. Халыкара гаилә көне уңаеннан Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова Аксубай районы халкын бәйрәм белән котлады һәм Савгач авылында яшәүче Никифоровлар гаиләсенә Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә " Бердәм Россия «партиясе Арча җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Г. Р. Сабирова һәм Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге өлкән инспекторы Г. Т. Галләмова катнашында Россия Федерациясенең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
2019 елның 16 маенда Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда 15 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучыларын шатланып кабул иттеләр.
Өлкән сыйныф укучылары белгечләрнең эш үзенчәлекләре белән таныштылар, гражданлык хәле актларының нинди төрләре теркәлүен һәм архивтагы документларның ничек саклануын белделәр.
2019 елның 15 -16 маенда Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре Халыкара гаилә көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар үткәрделәр. Бу көнне билгеләү ил җәмәгатьчелегенең игътибарын гаиләнең күп санлы проблемаларына юнәлтү максатын күздә тотып, ике көн дәвамында Әңгәмә һәм никах теркәүгә, балалар тууга гариза бирүче гражданнарны кабул итү үткәрелде.
15 май көнне дөнья иң якты һәм игътибарга лаек бәйрәмнәрнең берсе булган Гаилә көнен билгеләп үтә. Халыкара Гаилә көне уңаеннан барлык илләрдә дә төрле-төрле чаралар, гаиләләрне яклаучы акцияләр, конференция-әңгәмәләр уздырыла.
Мөслим муниципаль районында да гаилә кыйммәтләрен пропагандалаучы кичәләр үткәрү бик матур традициягә әверелде.
2019 елның 15 маенда Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Халыкара гаилә көненә багышланган тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Яшел Үзәннең биш гаиләсе ана капиталына дәүләт сертификатына ия булды, ул аларның дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокукын раслый.
Күптән килгән традицияләр буенча, 2019 елның 16 май аенда, Халык-ара гаилә көненә багышланган, Буа ГХАТ бүлегендә 11 сыйныф укычылары белән очрашу-әңгәмә булды. Алар ГХАТ бүлегендә язылышу турындагы актлар белән таныштылар. Балалар шулай ук башка милләт халыклары белән язылышу туранда кызыксындылар. Әңгәмә ахырында ГХАТ бүлеге башлыгы Эльвира Радик кызы Шагалиева, алдагы көннәрдә икенче өлешләрен эзләгәндә унышлар теләде.
15 майда - табигатьнең иң гүзәл чорында, Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.Үз йортында бәхетле булган кеше генә бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен билгеләп үтелә. “Ныклы гаилә” проекты, Халыкара гаилә көне кысаларында, Саклаубаш авыл җирлеге һәм район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә үткәрелде.