Чистайда Халыкара гаилә көне узды

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның 15 -16 маенда Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре Халыкара гаилә көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар үткәрделәр. Бу көнне билгеләү ил җәмәгатьчелегенең игътибарын гаиләнең күп санлы проблемаларына юнәлтү максатын күздә тотып, ике көн дәвамында Әңгәмә һәм никах теркәүгә, балалар тууга гариза бирүче гражданнарны кабул итү үткәрелде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Динара Наильевна Җәләлова парларны һәм яшь әти-әниләрне шәхсән кабул итте, аларга «Гаилә битләре» белешмә пособиеләре рәвешендә кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International