Сарман районында Халыкара гаилә көне

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

15 майда - табигатьнең иң гүзәл чорында, Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.Үз йортында бәхетле булган кеше генә бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен билгеләп үтелә. “Ныклы гаилә” проекты, Халыкара гаилә көне кысаларында, Саклаубаш авыл җирлеге һәм район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә үткәрелде. 

Җирлектә бердәм, тату булып яшәүче күпбалалы гаиләләр шактый. Бәйрәмдә катнашкан Габидуллиннар, Миңнуллиннар, Вәлиевләр һәм Бәдретдиновлар гаиләләрендә дә өчәр бала тәрбияләнә. Бәйге рәвешендә оештырылган чарада алар үзләренең бар яктан да осталыкларын, тапкырлыкларын, бердәмлекләрен, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйге ахырында һәр гаиләгә грамоталар, истәлек бүләкләре тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International