2019 нчы елның 15 маендаТелициннар гаиләсе бергә яшәүнең 50 еллыгын билгеләп үттеләр. Аркадий Вячеславович хезмәт юлының күп өлешен тимер юлга багышлаган, ә Галина Петровна медицина көллиятен тәмамлап, шәфкатьтуташы белгечлеге алган һәм лаеклы ялга чыкканчы больницада медицина хезмәткәре булып эшләгән. Намуслы хезмәтләре өчен алар икесе дә купсанлы мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр.
Телициннар гаиләсе бик күркәм ул тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә ике оныкларын үстерүдә зур ярдәм күрсәтәләр.
Гаиләнең бу истәлекле көнендә Аркадий Вячеславович һәм Галина Петровнаны ЗАГС начальнигы Гайфуллина Гөлнара Марсель кызы кайнар котлады һәм ТР Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Владимирович Макаровның Рәхмәт хаты белән истәлек бүләкләре тапшырды.